Тамара Романова: «Бабам үзен аямыйча сугышкан....»
Казаннан Тамара Романова үзенең бабасы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең Романовлар гаиләсеннән 5 ир-егет фронтка китә: бабай, аның 3 бертуган энесе һәм 18 яше тулган малае. Бабай — Пётр Степанович Романов (1901 елда туган). Сугышка китәсе көнне, ашказаны бик каты авырткан. Өйдән чыгып киткәндә, бер стакан суга чәй содасы болгатып эчкән дә: «Саубуллашып тормыйбыз, бу кадәр авырткан килеш мине җибәрмәсләр, калдырып торырлар әле» — дип чыгып киткән.
Сугышка киткәч «баш өстендә каргалар оча...» дип яза хатында. 1942 елның көзендә «дөрләп янган утка керәбез» дигән соңгы хаты килә. Икенче энесе Андрей сугыш михнәтләре күреп, яраланып, бер кулсыз өенә кайта. Ә өйләнмәгән энеләре — кече Андрей һәм Василий Мамадыш ягындагы Ошма мәктәбендә укытучы булып эшләгәннәр. Сугышта алар командир булалар. Кызганыч, икесе һәлак була. Бабамның олы малае — 18 яшьлек Николай Петрович Романов сугышка алынгач, 10 ел хезмәт итеп кайта.
Әтием Александр Петрович Романов (1934 елгы). Сугыш вакытында әнисенә ярдәм иткән, сыер белән сабан сөргәннәр. Шул ашлыкны кичтән арбага төяп, төнлә торып, сыерны җигеп, Мамадышка, Нократ елгасындагы портка илткәннәр. Кайтышлый сыерны савып, сөтен шәһәрдә яшәүче түтигә биреп калдырганнар. Ә түтиләре аларга бирү өчен, һәрвакыт бер телем икмәк саклап торган.
Минем бабай белән бергәләп безнең авылдан киткән Павел исемле бабай утлы фронт юллары үтеп кайткан. Ул, әтинең башыннан сыйпап: «Синең атаң үзен сакламады. Җаны-тәне белән сугышты. Үзен сакламады...», — дигән.

Әнинең әтисе Никифор Степанов, шулай ук, беренче көннән үк сугышка киткән. Анда һәлак була. Әнинең абыйсы, алар аны кече дәдәй дип йөрткәннәр И. Степанов (кызганыч, исемен белмим) укымышлы булган, читтә эшләгән. Аны да беренче көннән үк фронтка алганнар. Разведчик булган. Аның исем-фамилиясе Мамадыштагы мемориал тактада беренче булып тора. Сугыш азагына кадәр ут эчендә исән-сау йөргән бу абыйның язмышы аянычлы. Алар 1945 елны туган якка кайтырга чыккач, юл буена ял итәргә туктаганнар. Шунда абый минага эләгеп, һәлак була. Безнең ул разведчик абыйдан килгән хатта шундый сүзләр бар «илгә күп ярдәмем тиде, сезгә генә булыша алмадым...».
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев