Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Тамара Муханова: «Кушаматсыз керәшен булмыйдыр»

Керәшенчә марафонда катнашучы Казаннан Тамара Муханова үзенең нәселе турында язды.

Асылдыр безнең нәсел

Хәзерге фамилиям Муханова булса, кыз фамилиям - Макарова. Әлеге фамилия минем җиденче буын бабам исеменнән алынган. Аллага шөкер, без әби тәрбиясендә үстек. Әбием безгә фамилиябез, нәселебез турында ныклап аңлатып калдырды. Кушаматка килгәндә, кушаматсыз керәшен була алмый бит инде, Җүгеркәләр (алтынчы буын бабам Егор исеменнән) кызы мин.

Безнең гаиләдә гел кызлар гына булганга, Макаров фамилиясе әтиемдә туктала. Тик мин әз булса да нәсел җебен озайту максатыннан улыма бабасынын бабасы Архип исемен куштым.

Хәзер Муханова булсам,
Макарова идем элек.
Җүгеркәләр нәселе без
Торсын әле бар да белеп.

Фамилиям бик ерактан килә
Җиде буын бабам Макар булган.
Макар улы Егор, Егор улы Иван,
Иван улы Архип бабам булган.

Архип әбиемнен әтисе,
Әтиемнен бабасы ул, дустым.
Гасыр ярым вакыт үткәч, мин улыма
Бабасының бабасы исемен куштым.

Шулай булгач, нәсел дәвам итә
Әкрен генә бара тормышлар.
Үзем белгәннәрне балаларга
Мин дә өйрәтергә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев