Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Талантлы карендәшебез Елена Данилова иҗаты

Үткен, туры сүзле һәм гаделлек яратучы карендәшебез Елена Данилованың яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

ЭТ ИКӘН (юмор)

Җиктерергә ирек бирсәң,
Киертүче була, камыт.
Иң булдыксыз дигәне дә,
Җигәр сине, арба тагып!..

Ирек бирсәң, утырырлар,
Бил тирәңә, җайлап- ипләп...
Ишәк булып көн итәсең
аермачык!..
эшләп, үтләп...

Ирек бирсәң, аяк асып,
Муенга ук атланырлар...
«Бу ишәкне җиктек!»-диеп,
Кешни-кешни, шатланырлар...

Ирек бирсәң...
Бирмим әле!
Үртәлсеннәр, еласыннар!..
«Ишәк түгел, бу керәшен,
Эт икән!»- дип уйласыннар!

 

ЛАБОРАТОРИЯ
«Бүгенгенең әҗерен»күрер» өчен берникадәр сынау вакытын узарга кирәк!..» (... Г.)
...Вакыт сынавына тапшыр,
имеш:
Вакыт — хөкем, табиб, безнең хәлдә.
Кабул итә алмый, «Галиҗанәб,»
Бүгенгене, шушы «тере» тәндә!..

Күпме яшәр, гафләт йокысында,
Куркып, посып, әйтер сүзен әйтми?
Биек койма, кысан калыпларда
Йомарланып яткан, тере хәтер?..

Кемгә кирәк, бурсып яткан чүп-чар-
Актарсыннар,
селкеп, тынчу исен!
Бөгәрләнеп беткән кәгазь сыман,
Уалганчы, кайтмас тарих төсен:
Буяулары уңган китапларның,
Танылмаслык уңган әлифләре;
Бүген таңда булган дөреслекнең
Гасыр узгач, сабак- дәресләре,
Кемгә кирәк?..
Имеш,
100 ел узгач кирәк!.. хәрефләре...

...Черемәдә — вакыт, катлам-катлам.
Кайда сөяк, сөял — шунда талпан.
Шунда — каплап яшерелгән, төргәкләре,
Пәрәвезе, челтәр-челтәр шәлен япкан...

...Дәва, дисез?!
— Бармы дару, берәр сәдәф,
Сырхау-вакыт чирләреннән итәр азат?!.
Читлегеннән чыгалмаган арысландай,
Шул туфракта, катлам-катлам, калган газап!..

Сорамаслар, кайда тудың, күпме яшең,
Белерләрме, ничә эреп, җаның, каткан?..
...Тереләрне «күмәр өчен кул күтәргән,»
Зурлап, үз нәҗесен күммәк, актан-пакътан...

ИМАН

Эй, бер Ходай! Сакла безне минминлектән -
Булсак иде бер-бербезгә кечелекле!
Нечкә күңел - хисле иткән, көчле иткән -
Калкан булып саклап калсын кешелекне!

Бирсәң иде адәмнәргә аек акыл -
Бетсен җирдә хөсетлелек: ялган, угры!..
Таптатмыйча, югалтмыйча асыл затны,
«Кеше» дигән тамгабызга калдыр тугры!

МӘСӘЛкебегерәк

Үз кыегын кыек күрмәс -
туры дияр;
Асты чеп-чи юеш - сизмәс: коры дияр.
Күрсәтерлек эше булмас - теле сөйләр:
Өскә ярап, асны ялап меңне көйләр!..

Кирәкмәгән җирдә-тылмач, булмас тиңнәр:
Иң акыллы кеше кебек, имләр- чөйләр.
Каян таба шуның кадәр пычрак сүзләр -
Колак кына түгел, шешеп тона күзләр.

Бигерәкләр дә оста, үзе, әләкләргә:
Кул кычыта шуны тотып чәбәкләргә!..

Төшергәнче кемнәрнеңдер дәрәҗәсен,
Юып куйса пычрак күңле тәрәзәсен -
Чиста булу гайбәт түгел - кем дә тыймас,
Тешен кысып, телен тыйса, зыян булмас!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев