Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«СВОдагыларга ярдәм»: Иске Тәрбиттә маскировка челтәре һәм окоп шәмнәре ясыйлар

Кайбыч районының Иске Тәрбит авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләрен үрү эше дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында урнашкан М. К. Кузьмин исемендәге яшь армиячеләр отряды, авылның ветераннар Советы белән тыгыз элемтәдә булып, мәдәният йортында узган хәйрия акциясендә катнашты.

«Мондый катлаулы вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безне саклый, ә без аларны, менә шундый челтәрләр ясап, сакларбыз. Авыл халкы бик тырыша, маскировка челтәре үрү өчен чималны алырга акчалата да ярдәм күрсәтә», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Тимофеева.

Укучылар һәм ветераннар бергәләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле булган маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре әзерләүгә зур өлеш керттеләр.

Бу игелекле эш, яшь буынның Ватанны саклаучыларга карата хөрмәтен һәм ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтә. Ветераннар үзләренең бай тормыш тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырып, аларны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Мондый уртак эшләр, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуда һәм уртак максатларга ирешүдә мөһим роль уйный.

А.Акрымов, Л.Тимофеева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев