Мамадыш районы хакимияте хезмәт ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе Венера Никитинага ярдәм иткән.
Гражданнарны кабул итү вакытында ул район җитәкчелегеннән үзе яши торган йорт түбәсен яңартуда ярдәм сораган. Озак та үтми аңа ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
– Район башлыгына рәхмәт! Мин өмет баглап район башлыгы Вадим Ильич Никитинга мөрәҗәгать иттем, әмма ахыргача ышанып бетмәдем. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында 500дән артык кеше, һәркайсының туганнары һәм якыннары бар, күпчелегененең үз үтенечләре, гозерләре. Кемгәдер утын кирәк, кайсыдыр газ кертү буенча ярдәм көтә, – ди Венера Никитина.

Мамадыш районы хакимиятенең «ВКонтакте» сайтындагы рәсми төркемендә язуларынча, Венера Никитина яши торган йорт салынуга 50 елга якын вакыт үткән. Йортның таушалган идәне белән түбәсен үзләре төзекләндергәннәр. Тик верандага акчалары җитмәгән. Венера Никитинаның улы Вячеслав СВОга узган ел киткән, ә ире күптән бакыйлыкка күчкән.
Муниципалитет ярдәмендә, Никитинаның ишегалдына 50 квадрат метрдан артык түбә өчен кирәкле материаллар кайтартылган.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев