Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Светлана Максимова: «I Керәшен яшьләре форумын «тарихи мизгел» дип кабул иттек»

Керәшен яшьләр хәрәкәтенең башында активист керәшен егетләре, кызлары арасында Светлана Максимова да була. Ул 2013-2014 «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе булып тора.

— Беренче керәшен яшьләре җыенына Надя Вятскина чакырды. Аннары I Форум оештыру өстендә эшли башладык. Хәтерлим, Халыклар дуслыгы йортында, зур түгәрәк өстәл артында планар корып, бөтенесен сөйләшеп утырдык. Безгә ул вакытта 18-19 яшьләр. Беренче форумны оештыру бик дулкынланлыргыч булды, «тарихи момент» дип карадык. 

Ул форумда якын дуслар таптым. Аннан да мөһимрәк, үземнең булачак ирем белән таныштым. Шул форумнан соң Женя белән очрашып йөри башладык, хәзер 3 бала тәрбиялибез (көлә). Гомумән, яшьләр очрашуларын көтеп ала идек без.

«Бәрәкәт» төзелгәннән соң, балалар да үзләренең кем икәнлекләрен белеп үссеннәр, керәшенлекләрен җуймасыннар, дигән теләк туды. Һәм, керәшен балалары өчен лагерь оештыру тәкъдиме белән чыктым. Хәзер әлеге лагерь уңышлы эшләп килә, моның өчен яшьләргә рәхмәт, алар аның төп идеясен саклап, балаларга җиткерәләр. Хәзер үземнең кызым «Айбагыр»да ял итә, ел саен көтеп ала.

Активрак булыгыз, яшьләр! Үзегезнең кершәшен булуыгыз белән горурланып яшәгез. Башыгызда булган идеяләрне әйтергә куркмагыз. Планда гына калдырмыйча, аны берәр мероприятие буларак уздырып карагыз, бәлки үсеп тә китәр. Бергә җыелышып, аралашып яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев