Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шүрнәклеләр Лекарево авылында «Җанлы традицияләр» фестивалендә булдылар

Алабуга районындагы Олы Шүрнәкнең «Сүрәкә» ансамбле Лекарево авылында узган искиткеч бәйрәмдә - халык гореф-гадәтләрен саклауга һәм яңартуга багышланган «Җанлы традицияләр» фестивалендә булганнар.

Фестиваль биредә беренче тапкыр үткәрелгән. Рус, татар, удмурт, мари, керәшен халыклары үзләренең йолаларын күрсәткәннәр.

«Сүрәкә» ансамбле башкарган «Солдат озату» йоласы катнашучыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уятты  Ансамбль бу чыгышы өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Ә Винера Иван Пашаева «Милли ризык» номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды.Ул үзе  пешергән хуш исле баланлы бәлеш алып килгән иде.

Бу чыннан да уртак тарих һәм халык мәдәнияте матурлыгы аша кешеләрне берләштергән бик җанлы һәм күңелле вакыйга булды», – диде Роза Роева.

Р. Роева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев