Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Субашның “Нардуган” ансамбле яңа күлмәкле булды

XXVI республикакүләм «Питрау – 2024» керәшен мәдәнияте фестивалендә Теләче районы Субаш авылының «Нардуган» халык фольклор ансамбле Татарстан Рәисенең яңа костюмнар тегү өчен сертификатын откан иде.

«Питрау – 2024» керәшен мәдәнияте фестивалендә Субаш авылының «Нардуган» халык фольклор ансамбле Татарстан Рәисенең яңа костюмнар тегү өчен сертификаты белән бүләкләнгән иде. Ансамбльга нәкъ алар төбәге өчен хас, борыңгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегелде. Бу җаваплы эшне, үз һөнәренең остасы, Ахметзянова Юлия Владимировна башкарды.

Узган елның ноябрь аенда, Юлия Ахметязнова белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Павел Александров Теләче районы Субаш авылында булып кайткан иделәр. Очрашу барышында катнашучылардан кием үлчәмнәре алып, тукымаларны сайлап алу, кием фасонын килештерү һәм булачак костюмнар комплектациясен раслау гамәлгә ашырылган иде. Ә инде шушы көннәрдә, әлеге проектны тәмамлаганнар.

Яңа керәшен күлмәкләрен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина киеп караганнар. Бик матур, үзенчәлекле килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев