Студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен рәсми стажировка кертелә
Россия Дәүләт Думасы колледж һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук чыгарылыш укучылары өчен хезмәт өлкәсендә рәсми стажировка кертүне күздә тоткан закон кабул итте.
РоДокумент нигезендә, РФ Хезмәт кодексына «хезмәт өлкәсендә стажировка» дигән яңа төшенчә кертеләчәк. Законның төп максаты — яшь белгечләрнең эшкә урнашканда тәҗрибә җитмәү проблемасын киметү.
Яңа кагыйдәләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
Канун нигезендә: студентлар һәм колледж яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң беренче ел эчендәге яшь белгечләр стажировка үтә алачак; стажировка вакытлы хезмәт килешүе буенча 1 айдан 6 айга кадәр дәвам итәчәк; стажерга тәҗрибәле остаз беркетеләчәк; стажировка уңышлы тәмамланган очракта, эш бирүче яшь белгеч белән сынау срогыннан башка даими хезмәт килешүе төзи алачак.
Яңа механизм яшьләрнең хезмәт базарына җайлырак керүенә ярдәм итәр һәм уку белән эш арасында нәтиҗәлерәк күпер булдыруны максат итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев