Хәбәрләр

Спортчы ветеран Николай Захаров чаңгы-роллерда узышу ярышларында җиңде

Чаллыда республика ветеран спортчылары арасында уздырылучы җәйге чаңгы-роллерлар узышы сериясе тәмамланды. Анда карендәшебез җиңүгә иреште

Җәйге чаңгы-роллерда узышу ярышлары сигез этапны үз эченә алды. Ул төрле дистанцияләргә оештырылды. 65-69 яшьлек спортчылар арасында Зәй ветеран спортчысы Николай Захаров 390 очко җыеп беренче урын яулады. 

«Һәр ел саен әлеге ярышларда катнашып киләм. Үз яшьтәшләрем арасында әлегә республикада беренчелекне биргән юк. Җәйге ярышлар сериясе тәмамлангач, кар төшүгә кышкы чаңгы ярышлары башлана. Анда да катнашырга исәп, шуңа да көндәлек тренировкаларны туктатканым юк», — ди Николай Захаров.

Николай Захаровның спортчы характеры балачактан ук формалашкан, ә берничә ел элек ул, җәй көне дә яраткан чаңгыларыннан аерылмас өчен, роллер чаңгыда йөгерүне үзләштергән.

Николай Захаров тумышы белән Сарсаз Баграж авылы егете. Кече яшьтән әнисенең кул арасына кереп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә, шул рәвешле кечкенәдән ныгып үсә. Спорт белән мавыгу «җене» аңа башлангыч мәктәпләрдә укыганда кагыла. Якташы, Олимпия чемпионы исемен яулаган Федор Симашев кумиры була. «Аның кебек булырга тырышып, бик үҗәтләнеп шөгыльләнә идек малайлар белән», дип әйтә Николай дәдәй.

Ул чаңгы ярышларында мәктәп елларында ук беренчелекне бирми, ә көрәш буенча җиңүләргә ул армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң ирешә. Гел спорт белән гомер иткәнгәдер, аңа һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел, яшьләрне көнләштерерлек нык кеше.

Николай Захаров
Николай Захаров

Фото: Зәй офыклары төркеменнән

 


Нет комментариев