Хәбәрләр

Карабаяннан Яков Яковлев: «Яхшы әти – балаларының әнисен хөрмәт итә»

Яков Яковлевка 66 яшь. Ул Теләче районының Карабаян авылында яши.

Яков Ивановичтан үрнәк әти булу серләрен сораштык. Ул болай диде:

– 23 яшемдә өйләндем, Чаллы шәһәренә китеп урнаштык, ә лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып, хатыным Мариянең әти-әнисе нигезендә яши башладык. Ике кыз – Ольга белән Юлияне үстердек, ике оныгыбыз бар. Кечкенә чагымда милиционер булырга хыялланган идем, тик бу тормышка ашмады, шуннан һөнәри училище тәмамлап, 40 елдан артык токарь булып эшләдем.

Балачагымда матур, сөенечле мизгелләр күп булгандыр инде, тик бишенче класска 10 километр ераклыкта урнашкан мәктәпкә йөрү өчен әтиемнең велосипед алып бирүе якты истәлек булып күңелемдә сакланып калды. Әти бик акыллы, тәртипле, таләпчән кеше иде, шуна күрә безгә дә: «Тәртипле булыгыз, кеше рәнҗетмәгез, артыгыздан кыңгыравыгыз килмәсен», — дип әйтеп торды.

Бала тәрбияләү күбрәк хатын кулында инде ул, балалар алай тынгысыз булмадылар, еш чирләп тә интектермәделәр бугай, үсә башлагач кына ныграк борчыла башладык, начар кешеләргә иярмәсеннәр, дип. Балаларга хезмәтне яратыгыз, кешеләрне хөрмәт итегез дигән киңәшләремне хәзер дә бирәм. Аллага шөкер, балалар тәртипле-тәрбияле булдылар, кечкенә чакларында ук йорт эшләренә, өй җыештыруга бергәләп кушыла идек. Хәзер дә еш авылга кайтып, хәл белешеп, ярдәм итеп яшиләр.

Иң яхшы әти – үзенең хатынын хөрмәт иткән һәм яраткан ир. Үзара мөнәсәбәтләр – бала өчен киләчәктә үрнәк булачак. Балаларны наз һәм таләпчәнлек арасында дөрес баланс табып үстерү кирәк. Яшь әтиләргә әйтер идем: үз гаиләсенә таяныч булсын, тормышта килеп чыккан кыенлыкларны сабырлык белән, тавыш куптармый гына, хәл итә белсеннәр, балаларга төпле киңәшләрен бирсеннәр. Бала –оныкларыңның,  исән-сау булулары, гаиләң белән бер-береңне аңлап, иңне-иңгә куеп яшәү – иң зур бәхет.


Нет комментариев