Хәбәрләр

Карендәшләребез игелекле эштән читтә калмый

Маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә

Маскировка челтәрләре

Самара өлкәсенең Назаровка авылында яшәүче карендәшләребез дә үзләре эшләгән изге эшләре, яңалыклары турында социаль челтәрләрдә яктыртып баралар. 

«Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ бик зур. Аларны ясау — гади күренешенә карамастан, физик яктан авыр эш. Безнең хатын-кызлар көн саен өй эшләреннән бушаган вакытларында берничә сәгать эшли. Шуны әйтергә кирәк, үрүгә тотынганчы, тукыманы билгеле зурлыктагы тасмаларга кисәргә кирәк, бу җаваплы эшне Г. Сальникова, В. Ананьева, Г. Якушева башкара. «Өмет» социаль приюты тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.  Яшь буынның изге эшләрдә катнашуы патриотизм хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итә», — дип язды алар. 

Бакалы районының Яңа Илек авылы мәдәният йортында да махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтү дәвам итә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Көмеш волонтерлар» бергәләшеп, маскировка челтәрләре бәйлиләр.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» — бу буш сүзләр түгел, ә Ватан язмышына борчылучыларны берләштергән чынбарлык. Челтәрләр махсус хәрби операция зонасында егетләребезнең тормышы өчен мөһим элемент булып тора«, — дип хәбәр иттеләр Яңа Илек мәдәният йорты хезмәткәрләре.

һәр тасмада изге теләк
һәр тасмада изге теләк

«23нче октябрь көнне махсус хәрби операциядәге егетләргә авыл халкы белән чираттагы гуманитар ярдәм җыюны оештырдык. Төрле азык-төлек, тәмле чәйләр һәм шәхси гигиена әйберләре җыелды. Бу әйберләр тиздән егетләргә барып җитәр. Туган яктан килгән күчтәнәчләр аларны сөендерсен; дөньялар тынычланып, исән- сау булып кайтырга рухландырсын иде», — дип яздылар Кукмара районының Кече Чура авылы мәдәният йортыннан.

Күңел җылысын туплап
Күңел җылысын туплап

Үлән чәйләре

Село-Чура авылының уңган һәм мәрхәмәтле халкы тагын бер тапкыр үзенең бердәмлеген һәм Ватаныбыз сакчыларына карата булган җылы мөнәсәбәтен күрсәтте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре болай диде:

«Авылдашлар, берләшеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен хуш исле үләнле чәйләр әзерләделәр. Бу изге эшнең инициаторлары — авылыбызның әби-түтиләре. Алар үзләренең бакчаларында, болыннарда үскән шифалы үләннәрне — мәтрүшкә, бөтнек, кура җиләге яфрагы, гөлҗимеш һәм кара бөтнекне (душица) җыеп, ипләп киптерделәр. Һәркайсы пакетка мул итеп катнашмалы чәй тутырдылар. «Бу чәйләр егетләребезгә салкын окопларда җылы бирсен, ә шифалы үләннәр аларның сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итсен иде», — диде акцияне оештыручыларның берсе.

Барлыгы 200 пакет хуш исле чәй әзерләнде. Бу гуманитар ярдәм тиздән хәрбиләребезгә барып ирешер. ».

Бергәләп игелекле эшләрдә катнашыйк
Бергәләп игелекле эшләрдә катнашыйк

 

Фотолар авыл мәдәният йортларыннан


Нет комментариев