«Сөлге җыю» картинасында - Бахта авылыннан «Карендәш» фольклор ансамбле
Картина 2021 елда Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган «Безнең ил» этнорәссамнар плэнеры кысаларында иҗат ителгән иде.
Рәссам Кадрия Шарованың әлеге картинасында Чистай районы Бахта авылыннан «Карендәш» фольклор ансамбле сурәтләнгән.
Чистай районының Бахта авылында Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициягә әйләнгән. Бахтада Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициясе бүген дә дәвам итә. Ул күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йортка кереп, авылдашларны Питрау бәйрәменә чакыру белән үзенчәлекле.
«Безнең як керәшеннәрендә йолаларның төрлесе булган. Бүгенге көнгә кадәр сакланганнары да бар. Үзебез дә аларны барларга, яңадан кайтарырга тырышабыз. Халкыбызның борынгы йола-гадәтләре җанда саклана. Питрауга бүләк җыю да ел саен оештырыла. Бүләк җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп, авылның ихлас, киң күңелле, авылдашларны яратучы, йола-гадәтләрне саклап яшәүче Бахтаның кунакчыл хуҗалары сөлге, яулык кебек бүләкләрен алдан ук әзерләп куеп, түземсезлек белән бүгенге көнне көтеп алдылар», — дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
* * *
Шәрова Кадрия Николаевна 1970 елның 17 январендә ТАССРның Әлмәт районы Кәләй станциясендә туган. Чистай шәһәрендә яши һәм эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев