Севастопольдә яшәүче Эльза һәм Павел Казаковлар – илебезгә сибелгән керәшен гаиләләренең берсе
Зәй керәшеннәре Казаковлар Татарстаннан читтә дә үз йола-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне онытмыйлар. Киләчәктә Кырым ярым утравындагы керәшеннәрне барлап, бер гаиләдәй аралашып яшәргә телиләр.
Кырымга тиз ияләштек
Икесе дә Зәй ягыннан: Эльза — Сарсаж Баграждан, ә Павел — Якты Күл авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә Казанда укыйлар. Эльза колледжда — парикмахер, ә соңыннан Казан дәүләт федераль университетында дизайнер һәм ИЗО укытучысы белгечлеге алып чыга. Яшьләрнең танышулар да нәкъ менә Казанда була.
— Уртак дусларыбыз аша таныштык. Аралаша башлагач, ул миннән милләтем турында сорады. Үземнең керәшен икәнемне әйттем, керәшеннәр кем икәнен, культурабыз турында энәсеннән җебенә кадәр сөйләдем инде. Ул елмаеп карап торды да, соңыннан үзенең дә керәшен икәнен әйтте. Хәзер ул вакытларны елмаеп искә алабыз, — дип танышу тарихларын сөйләде Эльза.
Ярты ел очрашып йөргәч, 2009 елның август аенда Казаковлар Эльзаның кулын сорарга бара, ә инде октябрь аенда туй итәләр.
Зәйдә берничә ел яшәгәч, 2014 елда яшь гаилә Казанга күченә. Павел төзелеш тармагында эшли, ә Эльза — балалар бакчасында тәрбияче. Бу вакытта аларның инде 3 яшьлек уллары Георгий була. Бер җайга гына яшәп яткан җирдән, һич уйламаганда алар Кырым ягына, Севастопольгә күченәләр.
— Иремне эше буенча шул якларга җибәрделәр. Алар фельдшер-акушерлык пункты төзи иделәр. Павел ул якны бик ошатты. Улым белән аның янына берничә мәртәбә барып кайттым. Яхшылап уйладык та, мәктәп, садик барлыгын белешеп, 2021 елның көзендә гаиләбез белән күченеп киттек. Бер яктан, рискка бару инде; ә икенче яктан, яшь вакытта чит җирдә яшәп карамагач, тагын кайчан?! Әти-әниләр башта бу фикеребезне бик өнәп бетермәде. Үз балаларын шулай читкә җибәрәселәре килмәгән, күрәсең. Ә безнең янга килеп киткәч, мондагы матурлыкны, тормышыбызны, дусларыбызны күргәч, ияләнделәр кебек, — дип елмаеп куйды Эльза.
Монда аларның икенче уллары Тимофей туа. Эльза парикмахер-колорист булып эшкә урнаша. Туганнардай дус-тату яши торган гаилә дуслары да барлыкка килә, шуңа да бу якларга ияләнүе җиңел була. Монда күченеп килгәч тә, Эльза ВКонтакте социаль челтәрендә «Кырымда һәм Севастопольдә — керәшеннәр» дигән төркем төзи, хыялы — киләчәктә бу яктагы керәшеннәрне берләштереп, аралашып яшәү.
— Татар теле кырым татарлары теленә бик ошаган, миңа аларны аңлыйм. Безнең Татарстаннан килгәнне белгәч, татарлар дип уйлаучылар да булды, бәйрәмнәре белән котлыйлар. Елмаеп рәхмәт әйтәм дә, «мин — керәшен» дип җавап кайтарам. Керәшеннәр турында сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар, ә кайберләре «керәшенннәр турында ишеткәнебез бар» дип әйтә. Барысы да безнең татар телен яхшы белүебезне искәртә.
Эльза әйтүе буенча, бу якларда тормыш агымы Татарстан белән чагыштырганда үзгә.
— Монда каядыр ашыгу юк. Барысы да үз җае белән, әкрен генә бара. Бу яктагы авыллар да шәһәрдән ким түгел, Татарстандагы поселоклар кебек: мәктәп, балалар бакчасы, клуб, МФЦ бар, бөтен җирдә асфальт, — дип сөйләде ул.
Таулар ягы
Кырым табигатен күз алдына китерәсездер инде: яшеллек, таулар, диңгез...
Казаковларның да яши торган урыннары — Байдарская Долина дигән табигый тыюлык зонасы, ул таулар белән әйләндереп алынган.
— Монда күченгәч, тауларга гашыйк булдык. Шул таулар арасында йөрергә яратабыз, үзеңне табигать белән бербөтен итеп тоясың. Тау һавасы файдалы да әле. Табигатькә, диңгезгә тиз ияләндек, — дип, Эльза сүзен дәвам итте. — Ирем 2023 елда Эльбруска менде. Шундый биеклеккә менгән керәшен егетләре тагын бармы икән (көлә)? Башта ярты ел әзерләнде: физик яктан, эмоциональ яктан, төрле витаминнар да эчте. Тауга менгәндә төркемнәрендә кайберләренә начар булып, арада кире төшеп китүчеләр дә булган. «Анда менеп җиткәч, сөенечтән, барыбызның да күзләре яшьләнде» дип сөйләде ирем. Бер яктан, бу бик куркыныч инде, чөнки нинди генә очраклар булмаган…
«Җан тартмаса, кан тарта» дигән әйтемне истә тотып, туган якларга кире кайту уйлары бармы-юкмы икәнен дә сорадым.
— Әти-әни, Аллага шөкер, исән-сау, үз көчләрендә әле, шуңа ул турыда уйлаган юк. Монда җир сатып алдык, йорт төзеп ятабыз, шуңа да еш кайтып йөри алмыйбыз, әти-әниләр, туганнар үзләре килә. «Беркайчан да» дип кырт кисмим, бәлки киләчәктә кайтырга туры килер, — дип сүзен тәмамлады карендәшебез Эльза.
Тормышларына шөкер итеп яшәп ята ерактагы якын туганнарыбыз. Уллары Георгий 7нче класста укый, информатика белән кызыксына. «Бәлки программист булыр» дип әйтеп куйды әнисе. Фороста урнашкан «Сәләт-Ак барс» яшьләр үзәгенең балаларны сәламәтләндерү лагерында 2 ел ял иткән. 2 яшьлек Тимофей да кызыксынучан икән, сөйләшә дә башлаган.
Казаковлар үз милли бәйрәмнәребезне уздыралар, барысы бергә йортлары янындагы чиркәүгә дә йөриләр. Шулай булгач, киләчәктә Кырым яки үз Татарстаныбызда яшәсәләр дә, балалары үзләренең керәшен булуларын онытмаслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Молодец племянница исэнлек саулык телибез
0
0