Село-Чура мәктәбендә Пермь краеннан килгән кунаклар булды
14 мартта Кукмара районына Пермь краеның Барда районыннан делегация килде.
Барда муниципаль округы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.Балтаева, мәгариф идарәсе башлыгы Т.Мукаева һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләреннән торган делегация Кукмара районында булды.
Эшлекле сәфәрләре барышында алар районның Село-Чура мәктәбенә дә килделәр. Мәктәп ишегеннән керүгә үк, аларны керәшен милли киемендәге укучылар каршы алды.
Кунаклар керәшеннәрнең мәдәнияте, көнкүреше һәм милли ризыклары белән таныштылар, шулай ук, мәктәп музеена да керделәр. Анда укучыларның кул эшләреннән торган һәм патриотик тәрбиягә багышланган күргәзмәләрне карадылар. Мәктәптәге «Үсеш ноктасы» кабинеты да кунакларга ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев