Шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен бирелә торган субсидия суммасы арттырылды
Хәбәрләр

Шәхси хуҗалыклардагы сыерлар өчен бирелә торган субсидия суммасы арттырылды

Бер баш сыерга ул 6 мең 300 сумга җитте.

Бер баш сыерга ул 6 мең 300 сум (моңа кадәр 2300-4300 сум иде), бер баш кәҗәгә 1 мең сум субсидия бирелә (элек — 500 сум).

8 баштан күбрәк савым сыерга мини-ферма төзегән өчен 1 миллион сум субсидия каралган, элек ул 600 мең сум иде. Ә 5 баштан күбрәк савым сыерга исәпләнгән мини-ферма төзелешенә 500 мең сум күләмендә субсидия алырга була (элекке 300 мең урынына). Токымлы башмак тана һәм тана сыер сатып алганга субсидия 20 мең сумга арттырылып, 90 меңгә җиткерелә. Болар дәүләткүләм «Азык-төлек иминлегенең технологик тәэмин итү» проектына нигезләнеп, Татарстан Рәисе карары белән эшләнә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев