Зәй районының Сәвәләй авылы халкы бергәләшеп, җылылык һәм мәхәббәт белән токмачлар әзерли.
Сәвәләй халкының мәхәббәте, кайгыртуы һәм җиңүгә ышанычы билгесе.
“Сәвәләй мәдәният йортында токмач кисү эшләре гөрли. Авылның өлкәннәре дә, яшьләре дә бу изге эшкә үз өлешен кертергә ашыга. Һәркемнең күңелендә бер генә теләк – егетләребезгә ярдәм итү, аларны ризык белән тәэмин итү. Безнең кулдан киселгән һәр токмач егетләребезгә көч һәм рух ныклыгы өстәсен иде дип, телибез. Аларның тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез!”,– ди мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева.
Нет комментариев