Сәвәләй мәдәният йортында «Бәрәңге пирмәнкәсе» ясау буенча мастер-класс узды
Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йортында керәшеннәрнең иң тәмле ризыкларының берсе – пирмәнкә пешерделәр.
2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Бердәмлек» төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халыклар бердәмлеге дигәч күз алдына йолалар, традицияләр, мәдәният, халык аваз иҗаты, милли киемнәр, традицион ризыклар килә.
«Бу мастер-классны без авылыбызның яшь кызлары белән эшләдек. Шулай мастер-класс белән Россия халыклары бердәмлеге елын ачып җибәрдек. «Бәрәңге пирмәнкәсе» Сәвәләй авылында яшәүче керәшеннәрнең яратып ашала торган ризыгы. Бу ризыкны ясау йоласы элеккеге тамырларга барып тоташа. Ризыкның тәмлелеге, әлбәттә, ясаучыдан да тора. Элек-электән керәшен хатын-кызлары тәмле пешергәннәр, аш-суга бик оста булганнар. Осталык буыннан-буынга барган. Яшь кызлар мамаларыннан, түтиләреннән карап эшкә өйрәнгәннәр”, – дип сөйләде мастер-классны оештыручы Ләйлә Сабаева.

Сәвәләй авылында үткәрелгән «Бәрәңге пирмәнкәсе» мастер-классы кебек чаралар, кечкенә генә адым булса да, зур эшкә нигез сала. Ул милли ризык аша халыкның рухын, аның кунакчыллыгын, хезмәт сөючәнлеген күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев