Зәй районының Сарсаз Баграж авылында яшәүче 87 яшьлек Анна түтине туган көне белән котладылар.
Анна Николаевна — җылы күңелле, ихлас һәм кешелекле. Авылдашлары Анна Минееваны авылның йөзек кашы диләр
«Анна тути — авылыбызның чын бизәге, йозек кашыдай кадерле кешебез. Аны һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле булуы, кешеләргә карата булган ихтирамы һәм һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торуы өчен хөрмәт итәбез. Ул — безнең өчен зур үрнәк. Аның белән аралашканда күңелләргә җылылык, тормышка карата өмет өстәлә», — диләр багражлылар.
Анна Николаевнага сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Йортыгыздан бәрәкәт, якыннарыгызның игътибары һәм мәхәббәте беркайчан да өзелмәсен.
Фото Зәй керәшеннәре
Нет комментариев