Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янына хәрби егет килде
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янына хәрби егет килде

Ул махсус хәрби операция зонасына челтәр үрүчеләргә рәхмәт әйтер өчен килгән.

«Хабиб» 2022 елның 30 августында махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Ул — Сарсаз-Баграж авылы кияве. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган.

Волонтерларга хәрбиләрне дошман күзеннән саклау өчен челтәр үрү эшен туктамауларын үтенде. Ә маскировка челтәрләре үрүче апалар барлык сугышчыларыбызның туган якка исән-имин кайтуларын теләделәр. 

Шулай ук «Хабиб» Зәйдә маскировка үрүчеләр янында да булып, аларга да хәрбиләр исеменнән рәхмәтләрен белдерде.

 

Заинск-информ

Фото волонтерлардан.

 


Нет комментариев