Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж халкы авылны яшелләндерү экологик акциясенә кушылдылар

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында, табигатьне саклауга юнәлдерелгән матур эш башкарылган.

Авылның мәдәният йорты территориясендә экологик акция үткәрелгән, аның кысаларында яшь нарат үсентеләре утыртылган.

Бу чара агач утырту гына түгел, ә туган җиргә, табигатькә һәм киләчәк буынга карата зур хөрмәт белдерү билгесе. Нарат сайлануы да юкка түгел: ул озын гомерлелек, көч һәм ныклык символы булып тора. Һәрвакыт яшел булуы белән ул мәдәният йорты тирәсенә ямь өстәп, киләчәктә дә монда яшеллекне сакларга ярдәм итәчәк.

Мәдәният йорты җитәкчесе Роза Герасимова билгеләп үткәнчә, һәр утыртылган агач — ул безнең мәдәниятебезнең, гореф-гадәтләребезнең һәм халык бердәмлегенең тере чагылышы.

Нарат утырту эше гөрли
Нарат утырту эше гөрли

 


Нет комментариев