Сарсаз-Баграж волонтерлары 600 маскировка челтәре үргән
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж волонтерлары 600 маскировка челтәре үргән

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүчеләр үзләренең бердәмлеге белән сокландыра.

Биредәге волонтерлар төркеме, бердәм булып, илебез сакчыларына ярдәм итүне үзләренең изге бурычы дип саный.

Күптән түгел алар искиткеч нәтиҗәгә ирештеләр: бер ел ярым эчендә авыл халкы үз куллары белән 600 маскировка челтәре үреп, фронтка озатты. Бу — йөзләгән метрлы челтәр, дистәләгән кешенең тырышлыгы һәм чиксез изгелеге.

«Без моны бары тик җиңүне якынайту өчен эшлибез. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез», — диләр авылның уңганнары.

Көн саен, эштән соң яки буш вакытларында, авыл клубына җыелып, алар бердәмлектә көч икәнен исбатлыйлар. Сарсаз-Багражлыларның бу тырышлыгы — һәркайсыбыз өчен зур үрнәк.


Фото: Сарсаз-Баграж клубыннан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев