Зәйдә Патриотизм һәм бердәмлек елын тантаналы төстә ачтылар.
Зәй муниципаль районында 2026 ел Патриотизм һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Бу уңайдан кичә «Энергетик» Мәдәният сараенда елны ачуга багышланган тантаналы чара үтте.
Россия халыклары арасында милли бердәмлекне, татулыкны ныгыту максатларында 2026 ел Россия Федерациясендә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.

«Энергетик» Мәдәният сараенда узган бәйрәм туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җыр-биюләр, театраль күренешләр белән дәвам итткән. Театраль күренештә төп геройларны Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре башкарган. Шулай ук, бу бәйрәмдә мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән кунакларга кул эшләреннән оештырылган күргәзмә дә тәкьдим иткәннәр.
Р.Герасимова фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев