Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәктә челтәрләр үрүне дәвам итәләр

Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубында солдатларга маскировка өчен челтәрләр үрү, коры ашлар әзерләү, эчке киемнәр тегү буенча эш туктап тормый.

Без алар турында әледән-әле язып торабыз. Исегезгә төшерәбез, Сәйтәк авылының битараф булмаган халкы  хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләрен сугышның беренче көннәреннән  ук үрә башлаганнар.

Ярдәмне оештыручыларның берсе – Сәйтәк клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина. Ул хәбәр иткәнчә,, алар бу эштә тәҗрибәләре булган кешеләрдән үрнәк алып эшли башлаганнар. Хәзерге вакытта аларның үзләрен һәркемгә үрнәк итеп куярлык.

– Әйе, катлаулы эш. Бер челтәргә ким дигәндә өч көн вакыт китә. Әзер булганнарын җибәрә барабыз. Алар сугышчылар өчен бик кирәк, авылдашларның безнең идеяне хуплавы куандыра. Эш күп вакыт таләп итә, әмма халык бик теләп ярдәмгә килә. Барыбыз да күңел биреп эшлибез, солдатларыбыз безнең ярдәмне тояр, дип ышанабыз. Без аларның сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, – ди клуб җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев