Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәкнең «Изге чишмә»се янында этномәдәни очрашу узды

Менделеевск районының Сәйтәк авылында «Изге чишмә» проекты тормышка ашырыла башлады.

Быел май аенда Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге мини-проектлар конкурсы оештырган иде. Анда Татарстанда яшәүче 18-35 яшьлекләр катнашты. Гомуми призлар фонды 100 мең сум булган конкурс берничә номинациядә узды. Җиңүчеләр арасында Сәйтәк авылыннан Ксения Александрова да бар иде. Ул «Изге чишмә» проектын тәкъдим итеп, 20 мең сум күләмендә грант отты. Шушы көннәрдә генә грант откан проектны тормышка ашыра башладылар –  Сәйтәктәге «Изге чишмә» янында беренче очрашу булды.

Әлеге проект керәшеннәрнең йола-гадәтләрен торгызуга һәм саклап калуга юнәлдерелгән. Балалар һәм үсмерләр чишмә янына килгән олы яшьтәге түтиләрнең керәшен йола-гадәтләре турында сөйләгәннәрен, яшьлек истәлекләрен тыңладылар. 

Очрашу барышында оештырылган мастер-класста, олыларга ияреп, көянтәләргә чиләкләр асып чишмәдән су да ташыдылар. Элек керләрне ничек юганнарын карап, үзләре дә чишмә суында кер чайкадылар.

Ә иң күңеллесе, кызларның әбиләреннән калган элгәреге керәшен күлмәкләрен киеп караулары, иңнәренә көянтә асып фотога төшү булды. Элекке уеннарның иң кызыклыларын искә төшереп, бергәләп уйнап та карадылар. «Изге чишмә» кебек проектлар, аларны тормышка ашыру уңаеннан оештырылган очрашулар, уеннар, һәм үзара аралашу –  үз культурабызны саклаудагы бер адым.

Фото: «Без бит Сәйтәктән» төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев