Сәйтәклеләр «Посылка солдату» патриотик акциягә кушылды
Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә даими рәвештә ярдәм итәргә тырыша.
Сәйтәклеләр, егетләргә әзрәк ярдәм итү максаты белән «Посылка солдату» дип аталган патриотик акциядә катнашты. Алар токмачны әбиләр өйрәткәнчә, җан-тәннәре белән, теләк әйтеп, ашыкмыйча кискәннәр. Бу токмач алгы сызыктагы коры ашлар өчен нигез булып торачак.
«Безнең егетләр кайнар суга токмач өстәп, өйдә пешерелгән ризык тәмен тоярлар. «Сугыш кырын корал яулый, ә сугышчының рухын өйдәге мохит күтәрә», — дип әйтә клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

Ул ярдәм иткән барлык волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кулларыбыз арыдымы? Юк. Әз генә ярдәмебез тиюенә өметләнәбез», – дип өстәде ул.
Сәйтәклеләрнең бу гамәле, һичшиксез, күпләр өчен үрнәк булырлык. Аларның Ватанны ярату хисләре, чик буенда хезмәт итүче егетләргә булган кайгыртучанлыгы күңелләрне җылыта.
Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев