Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге мини-конкурс оештырды.
КонкурстаТатарстанда яшәүче 18-35 яшьлекләр катнашты. Конкурсның гомуми призлар фонды: 100 мең сум иде. Ул берничә номинацияләрдә узды. Сәйтәк авылыннан Ксения Александрова «Изге чишмә» проектын тәкъдим итеп, 20 мең сум күләмендә грант откан.
«Безнең проект Сәйтәк авылындагы «Изге чишмә» янында этномәдәни очрашуларның яңа форматын булдырып, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен торгызуга һәм саклап калуга юнәлдерелгән. Табигать кочагында рәсми булмаган очрашулар, кич утыруларны заманча форматта (квестлар, фольклор баттллары, остаханәләр, милли ашлар белән чәй эчү) уздырырга тәкъдим итәбез. Төп идеясе: йола-гадәтләребезне яшьләргә формаль булмаган шартлар аша кызыклы итү — чишмә буенда үзара аралашу, җырлап утыру, учакта шишәрә пешерү. «Карендәшләр» ансамбле – остаз һәм катнашучы, ә яшьләр — актив оештыручылар рәтендә һәм дәвам итүчеләр булып торачак», – дип хәбәр итә Ксения.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев