Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы үзешчәннәре «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә булганнар

Менделеевск шәһәренең «Саулык» социаль ярдәм үзәге 2018 елдан бирле эшли.

Монда социаль хезмәтләрдән файдаланучы кешеләр (мәсәлән, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр) өчен әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп килә.

Шушы көннәрдә генә Сәйтәк һәм Татар Тәкәше авылларыннан үзешчән сәнгать осталары барып, социаль хезмәтләрдән файдаланучы кешеләрне үз яклары традицияләре белән таныштырдылар. Алар өчен «Аулак өй»не күрсәттеләр.

“Авыл клубларының сәнгать үзешчәннәре чыгышларын карадылар: җырлар, биюләр, халык уеннары оештырылды. Һәм болар барысы да тере аккомпанемент астында – баянга кушылып башкарылды. Сәйтәк авылы үзешчәннәренең керәшен җыруларын ишеттердек. Керәшен киемнәребез белән таныштырдык. Ял итүчеләр безнең белән биеделәр, уйнадылар, таныш җырларга кушылып җырладылар”, – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

 

Фото Ясминур Гыйззәтуллинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев