Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифаларын үтәүгә кереште
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы узды.
Иң элек, сәхнәгә тантаналы рәвештә Татарстан, Россия Федерациясе байраклары, шулай ук ТР Рәисе хакимияте символы булган штандарт чыгарылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Закон буенча, республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ант биргәннән соң керешә. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәгә Рөстәм Миңнехановны чакырды.
Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп ант бирде: «Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Конституциясен, федераль һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, Татарстан Рәисенең миңа йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм».
Тантанага 770 кеше, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советыннан 100 депутат чакырылган иде. Моннан тыш, телевидениедә һәм радиода турыдан трансляция барды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында ясаган чыгышында үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен гражданнарга рәхмәтен белдерде.
«Күп милләтле халыкның сайлавын кабул итеп, республика язмышы һәм халкы – безгә традицияләрне, кыйммәтләрне, туган җиргә мәхәббәтне тапшырган ата-бабалар, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоям», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: пресс-служба Раиса РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев