2026 елныңберенче яртыеллыгы ахырына кадәр россиялеләргә Шереметьево һәм Пулково аэропортларында самолетларга биометрия буенча утырырта башлыйлар.
Бу хакта РФ вице-премьеры — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС. 2026-2027 елларда сервис эксперименталь режимда эшләячәк, башта сынау Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында «Аэрофлот» компаниясе рейсларында башкарылачак.
«Экспериментка инфраструктуралары техник яктан әзер булган башка аэропортлар һәм авиаташучылар да кушыла алачак», — дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.
Нет комментариев