Россиялеләрне озын яллар көтә
Хәбәрләр

Россиялеләрне озын яллар көтә

Май бәйрәмнәрендә россиялеләр ике тапкыр дүрт көн ял итәчәк

Россиялеләрне 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр яллар көтә. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, мондый озын ял көннәре бәйрәм көннәрен күчерү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шулай итеп, рәсми эш көне булмаган 4 гыйнвар 2025 елда шимбәгә туры килде һәм хөкүмәт карары белән 2 майга күчерелде. Шулай ук, 23 февраль якшәмбегә туры килде, шуңа күрә ял көне 8 майга күчерелде.

Татар-информ


Нет комментариев