Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм барлыкка киләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа һөнәри бәйрәм көнен гамәлгә кую турындагы карарны имзалады. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Документ нигезендә, Россия адвокатурасы көнен ел саен 31 майда билгеләп үтеләчәк. Министрлар Кабинетында аңлатуларынча, 2002 елда нәкъ менә шушы көнне «Россия Федерациясендә адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турында» Федераль закон имзаланган, ул заманча адвокатураның хокукый нигезләрен булдырган. Әлеге дата инде күптән һөнәри бергәлек тарафыннан рәсми булмаган адвокат көне буларак кабул ителә иде.

РФ Юстиция министрлыгы бәйрәмне гамәлгә куюның инициаторы булды, ә Россия Президенты Владимир Путин әлеге тәкъдимне хуплады. Хөкүмәттә искәртеп үтүләренчә, бу көнне рәсми рәвештә тану ил хокукый системасының иң мөһим гавами-хокукый институты буларак адвокатураның әһәмиятенә игътибарны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев