Россиядә гаиләләр өчен яңа түләү кертелә
Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа салым түләве кертелә. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, яңа ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга каралган. Программа 11 миллионга якын бала тәрбияләүче 4 миллионнан артык гаиләне колачлаячак.
Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, түләүне рәсмиләштерү өчен берничә шарт үтәлергә тиеш:
— ата-аналар һәм балалар Россия гражданнары булырга;
— гаилә ил территориясендә даими яшәргә тиеш;
— ата-аналар салым резиденты булырга һәм мөрәҗәгать иткән елда керем салымы (НДФЛ) түләргә тиеш.
Моннан тыш, 1 июньнән түләү алу мөмкинлеге киңәйтеләчәк. Көндезге бүлектә белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр дә ярдәмгә дәгъва итә алачак. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Яңа түләү механизмы гаиләләрнең керемнәрен тотрыкландыруга һәм демографик сәясәтне көчәйтүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев