Россиядә банан үстерү өчен теплица төзи башлаганнар
Хәбәрләр

Россиядә банан үстерү өчен теплица төзи башлаганнар

Россиядә мондый теплица беренче булачак.

Россиядә беренче теплица төзелә башлады, анда банан үстерәчәкләр. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Биопром» форумының төп стратегик сессиясендә хәбәр итте.

«Бездә хәзер банан үстерү өчен беренче теплица төзелә башлый», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Узган елның ноябрендә Лут хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә, Казахстандагы кебек, банан үстерергә планлаштыралар. 2025 елның июлендә Россия Хөкүмәте бананнарны илнең авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә кертте.

Лут сөйләгәнчә, элегрәк министрлыкка төрле үсемлекләр селекциясе белән шөгыльләнүче кеше мөрәҗәгать иткән. Ул Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләреннән үзенә безнең илдә үсми торган кызыл киви үсентеләре алырга сорады.

Өстәвенә, соңрак министрлык башлыгы ассызыклаганча, объектив рәвештә Россиядә теләсә нәрсә үстерергә мөмкиннәр.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев