Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 7 майдагы күрсәтмәсендә язылган.
Анатолий Петрович бу олы хөрмәткә «күп еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанның социаль-икътисад үсешенә керткән өлеше өчен» лаек булган.
Анатолий Иванов Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, озак еллар дәвамында үзенең туган ягы Мамадышта җитәкче урыннарда эшли. 2010-2024 елларда Мамадыш районы башлыгы була. 2024 елның 5 июненнән ул — Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты члены.
Ул — «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы», икътисад һәм менеджмент докторы, Татарстанның II класслы дәүләт киңәшчесе, Бөтенроссия муниципаль «Служение» премиясе лауреаты, «Фидакарь хезмәт өчен», II дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены медале, «Дуслык» ордены иясе.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев