Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Римма Никитина махсус хәрби операциядәге егетләргә багышлап җыр яздырды

Күпләрнең яраткан җырчысы Римма бу җырны үзенең махсус хәрби операциядәге дус егетенә багышлаган.

Танылган җырчы Римма Никитина махсус хәрби операция зонасында булган барлык сугышчыларга багышлап җыр чыгарды. Аның сүзләренчә, ул җыр өстендә май аеннан бирле эшләгән. Бу хакта артистка үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Җырчының дус егете дә хәзер махсус операция зонасында хезмәт итә, шуңа күрә бу тема аңа бик якын.

 

Римма Никитина:

"Бу композиция өстендә эш май аенда ук башланды, һәм бу айлар эчендә без аңа бөтен күңелебезне, бөтен көчебезне һәм күңелдә җыелган бар хисебезне салдык. Бу озын һәм җиңел булмаган юл иде, әмма мин "Герой"җыры һәрберегезнең күңеленә үтеп керер дип өметләнәм. Без катлаулы заманда яшибез. Махсус хәрби операция һәр гаиләгә кагылды, күп кешенең йөрәгендә яра калдырып, иң кадерле кешесен алып китте. Бу җырда мин күбебезнең хисләрен белдерергә теләдем. Бу иң авыр вакытларда да нык булып калучы егетләребезгә хөрмәт".

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев