Римма Никитина концерты: күңеле — нечкә, әмма каты бәрелүчеләргә бирешми
16 февральдә Казанның Корстон күңел ачу комплексында җырчы Римма Никитина үзенең русча альбомын тәкъдим итеп, зур сольный концертын уздырды.
Рус эстрадасына — кыю адымнар белән
Җырчы Римма Никитина соңгы елларда күп итеп рус телендә җырлар яздыра башлады. Ул инде 10 елдан артык яңа рус альбомы өстендә эшләгән. Һәм, әлеге альбомның презентациясен тәкъдим итү уңаеннан, сольный концерт оештырып, Корстонның дискотека залын «ду» китерде, Римманың үзенчә әйтсәк — «зажгла».
Татарча концертларда аны Римма Никитина дип тәкъдим итсәләр, рус эстрадасында ул — NIKITINA булып калган. Римма сөйләвенчә, аның әтисе (ул инде мәрхүм) «кызым, беркайчанда псевдоним алма, Никитина булып кал» дигән.
Римма концертын «Мои хорошие, зажжем» җыры белән башлап җибәрде. Бу үзенә күрә гимн кебек яңгырый. Аны барыбыз да белә, кушылып җырладык. Сәхнәдә аның артында биеп торган баһадирдай, русча әйтмешли «накаченный» ике егеткә дә шунда ук күзебез төште. Заманча, яшьләрчә концерт-дискотека булачак икән бу дип уйлап куйдык. Һәм, ялгышмаганбыз. Концертның башыннан ахырына кадәр залда Римманың көчле энергиясен сизеп тордык.
Концерт башында ук Римма сәхнәгә әнисе Рәкыя Никитинаны сәхнәгә чакырды.
«Кызымның концертын зурлап килүегезгә рәхмәт. Мин синең белән горурланам, кызым. Әйдә, «зажжем» , — дип, әнисе концертка җылылык өстәп, аны ачып җибәрде дисәң дә була.
Тугры фанатлары
Концерт-дискотека тулысынча рус җырларыннан торды. Бердәнбер татар телендәге җыр — «Безнең Татарстан» булды. Бу кичтә яңгыраган җырларның 90 процентын Римма үзе иҗат иткән. Тагын кем әле шулай рус телендә җырлап яздырып, дискотекалар оештыра ала. Бу яктан Римма молодец!
Концертны танылган Ильмир Ямалов алып барды. Чыгышлар арасында Римма турында сораштыру уздырып, бүләкләр дә таратты.
Залда Римманың фанатлары шактый җыелган иде. Кочак-кочак чәчәк, бүләкләр, хәттә, аның «Римма Никитина» дип язылган футболкаларын киеп килүчеләр дә булды.
Алар арасында Пермь, Екатеринбург, Зеленодольск, Түбән Новгород, ә иң күп тамашачы Римманың туган ягы Питрәчтән килгән иде.
«Римманың җырларын яратам, аның футболкасын да киеп килдем әле менә. Концертларын калдырмыйм, гел килергә тырышам. Татнефть аренаны җыярга язсын аңа», — дип теләкләрен җиткерде Питрәчтән килгән тугры фанаты Раил.
Вәгъдә ителгәнчә, концертта махсус кунаклар да булды: Раниль Мусеев, Dj Дождик (Алексей Котлов), ИГОРЕК (Игорек Сорокин). Римма алар белән дуэт та җырлады. Болары әле беркайда да яңгырамаган өр-яңа рус телендә җырлар иде.
Һәр чыгыштан соң «Римма, без сине яратабыз!», «Син молодец», «Браво» һәм башка шундый сүзләр еш яңгырады. Аларның барысы да Римманы яратып килгәннәре сизелеп торды. Бөтен җырының сүзләрен белеп, кушылып җырлый-җырлый биюче ир-егетләр генә дә ни тора! Кыскасы, барысы да рәхәтләнеп ял итергә дип, үз теләкләре белән килгәннәр.
Концертта аның иҗатташ дуслары җырчы Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова да бар иде. Алар Римманы яратып «Гастрольный кызыбыз» дип йөртәләр.
— Кызым, җаным, мин синең белән горурланам. Синең кебек энергия миңа булса иде! Синең өчен чын күңелдән шат. Бары тик уңышлар телим. Бүген җыелган халык та үзеңнеке, сине яратып килгән кешеләр. Мин гомер буе кыз бала тапкан анага көнләшеп яшәдем. Синең әниең бу яктан бик бәхетл, — дип сөйләп, Римманың әнисенә дә соклану сүзләрен җиткерде Лилия Хәмитова.
2,5 сәгать барган концер бер сулышта үтте. Бөтен кеше булган проблемаларын онытып, күтәренке кәеф алып кайтып киткән дип уйлыйм.
Үҗәтлеге — уңыш сере
Күпме генә тамашачы җыйсаң да, иң мөһиме гаиләңнең синең янәшәңдә булып, көч биреп торуы. Концертның башыннан ахырына кадәр Римманың әнисе, аның бертуган тутасы Альбина, һәм башка калган туганнары да бар иде. Римманың әнисе Рәкыя түтинең кызы турында сөйләгәндә күзләре янып торды.
— Малаем, киявем, туганнарым белән килдем. Безнең гаилә тик кенә тора торган түгел ул. Римма да бәләкәйдән җырлап үсте, өйдә безгә концертлар куя иде. Ул язган җырларын башта миңа тыңлата, үземнең киңәшләремне бирәм, бергәләп төзәтеп тә җибәрәбез. Бүгенге концерты – кызымның үз тырышлыгы. Акыллы, миһербанлы, бәхетле генә булсын. Горурланабыз аның белән», – дип җылы теләкләрен җиткерде ул.
Римманың бертуган тутасы Альбина да, Риммның бәләкәйдән тырыш булганын билгеләп узды.
«Дөресен генә әйткәндә, Римма өчен бик курыктым, дулкынландым. Риммага бәләкәйдән безнең гаиләдә иң тырыш кеше иде, хәзер дә шулай. Алга таба да «зиажигать» итеп яшәсен. Бик яратыбыз аны», — дип сөйләде.
Концерт-дискотеканы соңгысы булмасын, берничә елдан Татнефть аренада очрашырга язсын дигән нотада тәмамладылар.
Римма инде 16 яшеннән — сәхнәдә. Аның үз тамашачысы, үз репертуары, үз стиле бар. Шулай да, шушы еллар дәвамында Римма, мөгаен, «тавышы, көе юк» дип иң күп хейтер-сүзләр ишеткән җырчыдыр. Ләкин ул кеше сүзенә карамый, үз юлын үзе сала. Үз тырышлыгы белән Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә концертлар куя. Моңа өстәп, ул гади һәм ачык күңелле булып кала бирә. Риммага алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
1
0
0
Молодец ул Римма
0
0