Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ретро фото. Үрәсбаштан Любовь Павлованың балачагы

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова бер фотосурәт тарихы белән уртаклашты.

Гаилә альбомына күз салсаң, анда нинди генә фоторәсем юк?! Аклы-каралысы, төслесе дисеңме…

Мин аларны күпме генә карасам да, һаман берсенә тукталам. Фотосурәтләрдә мизгелләр мәңгеләшә, диләр. Бу - бик дөрес сүзләр. Күңелемә аеруча якын, кадерле булган бу фото 1969нчы елда төшерелгән. Анда - әнием (әбием) һәм өч яшьлек нәни кыз бала - мин. Бу фотосурәтне кулыма алгач, үзеннән-үзе балачак хатирәләре искә килеп төшә.

Әнием вафатыннан соң, мин ятим калам. Ләкин шулай булса да, миңа ятимлек ачысын татырга туры килмәде. Шушы олы йөрәкле ана – әбием мине үз канаты астына алып, җил-яңгыр тидермичә үстерде. Минем борчуларымны, шатлыкларымны эченә сыйдырган газиз әнием ул!

Аның янәшәмдә булуы миңа ятимнәр йортының ишеген шакырга туры килмәде. Бик кадерле бала булып, тулы гаиләдә үстем. Әнием (әбием) белән әтием мине тәрбияләүгә бик зур көчләрен куйдылар.

Әле дә хәтеремдә: мәктәптә укый башлагач, әнием ата-аналар җыелышына бер сәгать алдан бара, “И-и, кызым, сине мактадылар” – дип, сөенеп кайта иде. Мин дә әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәдем. Яхшы билгеләренә генә укыдым.
Әнием, әбием! Нинди матур сүзләр. Кызганыч, бүген мин әлеге сүзләрне беркемгә дә әйтә алмыйм. Газиз кешемнең вафатына да 26 ел вакыт узды. Әнием, кадерлем минем, син минем йөрәгемнең түрендә. Сандык төбендә сакланган киемнәренә, стенадагы фотосүрәтенә күз төшергән саен, аның белән яшәгән еллар күз алдыма килә. Нәрсәгә тотынсам да, әниемнең эзен күрәм.

Фотосурәттәге әбисенә елышып утырган кыз, инде үсеп җитеп, үзе тормыш алып барса да, сине сагына, юксына. Кадерлемнең иркәләп: “Кызым”, - дип әйткән сүзләре колакта чыңлап уза. Әнием һәрчак: “Бәхетең генә булсын инде, балам!” – дип әйтә иде. Шөкер, мин тормышта үз юлымны таптым, гаиләле, һөнәрле, булдым. 37 ел шул яраткан һөнәремә тугрылыклы булып хезмәт итәм.
Менә нинди хисләрне кабыздың син әниемне алыштырган газиз әбием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев