Ретро фото. Норлат ягы түтиләре
Хәбәрләр

Ретро фото. Норлат ягы түтиләре

Фото Норлат районының Чурабатыр авылында туып-үскән Валентина Малованың шәхси архивыннан алынды.

Фотода: Чурабатыр түтиләре Тройсын бәйрәменә җыелышкан(1990 ел, июнь ае). Тройсын бәйрәмен үткәрү бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән.Чурабатырда йолаларны истә тотып, бәйрәмгә кадәр җирдән үлән өзмиләр, су коенмыйлар. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклый. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленә.

 


Нет комментариев