Республикакүләм Җапрак бәйрәме Субашта булачак
Тройсынга да күп калмады. Быел ул 31 майга туры килә.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк инде берничә ел рәттән республиканың төрле авылларында зурлап Тройсын бәйрәме оештыра. Быел ул Теләче районының Субаш авылында узачак.
Кунакларны Тройсын йолалары, концерт-тамаша, күңелле уеннар, фотозона, базар мәйданчыгы, көрәш көтә. Бәйрәмне барыбызга да таныш, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков алып барачак. Тройсынның махсус кунагы – керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле.
Үзебезчә җыру әйтеп, уйнап-көлеп ял итү өчен Субаш авылының «Изге алан»ына килегез. Башлана 13:00 сәгатьтә.
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев