Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Районнарда музейлар көненә чаралар узды

18 май — Халыкара музейлар көне.

Сарман районының Ләке мәктәбе музее җитәкчесе Дилүзә Ильина мәктәп музеенда укучылар белән экскурсия үткәрде. Укучыларны музей экспонатлары белән таныштырды һәм "Музейлар нәрсәләрне яшерә?" темасы буенча күп кызыклы әйберләр сөйләде.

«Безнең ил дөнья мәдәнияте һәм сәнгать әсәрләренең иң бай коллекцияләреннән берсенә ия. Музейлар – ул бары тик үткән заман гына түгел, киләчәк тә. Алар тарихны саклый, технологияләр белән бергә атлый, тере, интерактив мәйданчыкларга әйләнә.

Теләсә кайсы әйбер, хәтта иң кечкенәсе дә, әгәр ул хәтерне яки уникаль тарихны сакласа, музей экспонаты була ала.

Музейны кешеләр булдыра. Энтузиастлар, галимнәр, волонтерлар һәм хәтта кунаклар – аларсыз музейлар предметлар җыелмасы булып калырлар иде. Иң мөһиме – музейлар инде борынгы әйберләрнең күңелсез "саклагычлары" түгел. Алар өйрәтә, илһамландыра, гаҗәпләндерә һәм хәтта һәрберебезгә аларның тарихының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә. Бәлки, сез дә бервакыт үз музеегызны булдырырсыз яки кыйммәтле артефактны онытылудан коткарырсыз”, – диде Дилүзә Рафаковна.

 

Питрәч районында «Музейлар төне-2026» узды. Бу хакта Питрәч районы газетасы  Вперед язды. 

14 майда Питрәчнең туган якны өйрәнү музее тарихны, сәнгатьне һәм туган тамырларны кадерләүчеләр өчен җәлеп итү үзәгенә әйләнде. «Туган як» темасы астында узган Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе кысаларында кунакларны бай программа көтә иде:«Хәтер залында» экскурсия: мәктәп укучылары Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Герое – район горурлыгы булган якташлары турында белделәр.

«Туган як шигырьләрдә һәм картиналарда» күргәзмәсе: беренче тапкыр җирле рәссамнарның картиналары һәм Питрәч шагыйрьләрнең китаплары тәкъдим ителде.

Барысын да яулаган мастер-класс: балалар үз куллары белән брошьлар һәм чәчәкле таҗлар ясадылар.

Олег Волков үткәргән тел викторинасы: керәшенчә сөйләм һәм татар сүзләре дөньясына кызыклы сәяхәт булды.

Музей эше ветераннарын һәм актив ярдәмчеләрне бүләкләү.

«Без бу көнне музейга килгән һәркемгә музейны экспонатлар саклау урыны түгел, ә тере йорт итеп күрсәтергә теләдек», – дип үз фикере белән бүлеште музей директоры Ләйсән Шәйхетдинова.

 

Фотолар Д. Ильина, В. Мирошниковтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев