Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Районнарда җәмәгать транспортын яхшырту өчен чаралар әзерләнә

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җәмәгать транспорты проблемаларын хәл итү өчен муниципалитетлар белән килешүләр төзи башлаячак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Һәр район белән юллар һәм транспорт буенча килешүләр төзиячәкбез. Эшне Түбән Камадан башлыйбыз. Җәмәгать транспорты проблемасын берничә ысул белән хәл итәргә мөмкин. Муниципалитетлар белән төрле схемаларны караячакбыз», - диде министр.

Хәнифов килешүдә шулай ук җәмәгать транспорты белән бәйле проблемаларны хәл итүнең берничә варианты күрсәтеләчәген әйтте.

«Пассажирлар йөртүнең төрле дәрәҗәләрен караячакбыз. Бөтенесен дә җентекләп тикшергәч, республиканың теләсә кайсы кешесе район үзәгенә барып җитә алсын өчен, ак тапларның кайда булуын аңлаячакбыз», – дип искәртте ул.

Министр сүзләренчә, кайсыдыр муниципалитетта пассажирлар йөртү өчен автобуслар да җитә, ә кайдадыр тагын трамвайлар һәм троллейбуслар да кирәк.

«Районнар төрле. Муниципалитетлар тимер юл транспортына игътибар итсен иде, электричкалардан күбрәк файдаланырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Фәрит Хәнифов.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев