Порым авылы китапханәсе «Сәнгать төне - 2025» Бөтенроссия акциясендә катнашты
Удмуртиянең Грахов районындагы Порым авылы китапханәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төнө - 2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында, район китапханәсендә «Барысын да берләштергән көн» дип исемләнгән чарада катнаштылар.
Быел акция чаралары Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне уңаеннан үткәрелде.
«Районның үзәк китапханәсе: руслар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һәм чувашлар өчен бер мәйданчыкка әверелде. Алар бергәләшеп, Халык бердәмлеге көне тарихына багышланган кызыклы интерактив уенга чумдылар. Чарада чынлап та күңелле һәм шатлыклы атмосфера хөкем сөрде. Катнашучылар энтузиазм белән сорауларга җавап бирделәр, белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды», – дип сөйләде Порымның клуб һәм китапханәсе менеджеры Ксения Сидорова.


Ксения Сидорова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев