«Поэзиягә йолдыздай атылып кергән артист»: Елена Данилова-Григорьеваның иҗат кичәсе булды
20 февраль көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында талант иясе — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестры артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьеваның 55 яшьлек юбилее һәм «Әйтер сүзләр бар» дип аталган тәүге шигырьләр китабы басылып чыгу уңаеннан, иҗат кичәсе булды.
Тугры карендәш
Гомер буе артист булып халыкка хезмәт иткән Елена Михайловнаның талантлы шагыйрә дә булуын соңгы елларда киң җәмәгатьчелеккә танылган, ир-атлар батырлыгы һәм хатын-кызлар көчлелеге белән сугарылган шигырьләре исбатлый. Лена Данилованың (шигърияттәге исеме) иҗаты — чын ир-атлар сүзедәй төгәл, ялкынлы һәм очлы уклы.
...Син дөньям, син яшәү; язмышым — үткәнем һәм бүген — бер сулыш;
Ирегем, тарлыгым, син бөтен барлыгым; син көрәш — зур узыш...
Бар сынган мәлләрем, бар очкан мәлләрем — җиңелү, я уңыш...
Мең сорау — мең җавап! Мең ләззәт — мең газап!.. Фәлсәфәм син, Тормыш! —
Иҗат кичәсе шушы фәлсәфи шигыре белән башланып, зур-зур чәчәк букетлары, соклану һәм теләк сүзләре, Елена Михайловна башкаруындагы легендар Палый әби шуклыгы белән тәмамланды.
Никадәр алдынгы эшләре булса да, хатын-кыз нәкъ тә ана булуы белән бәхетле. Елена Михайловнаның улы Геннадий да җыр сәнгатен сайлаган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, хәтта чит илләрдә да үз тамашачысын тапкан «Джаст брасс» — духовая банда» төркеме музыканты ул. Әниле-уллы Григорьевларның «Тихо гуляй, мой милай» җыруын джаз стилендә башкарулары кичәнең иң үзенчәлекле, шаулы мәле булды.
Сәхнәдән яңгыраган котлау сүзләрен Елена үзе дә, халык та бик дулкынланып тыңлады. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова Елена турында «талантлы кеше — һәр яктан таланты, керәшеннәргә иң тугры карендәшләрнең берсе» дип искәртте.
«Җырчы, музыкант, бераздан аны драма артисты буларак ачтык, аннан шагыйрә булуы белән таң калдырды. Алга таба да гел безне сокландырсын, яңа иҗаты ачыла торсын», — дип, керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды ул.
Шагыйрә түгел, шагыйрь!
Елена Григорьева Мамадыш районының Владимир авылыннан. Бу авылдан чыккан иҗатчылар белән райондашлары гына түгел, республикабыз да горурлана. Георгий Ибушев кына ди ни тора! Үсмер кызга сәнгатькә юлны да Георгий дәдәсе ачкан. Җитәкләп диярлек, мәдәният институтына укырга алып барган, гомер буе киңәшләрен биргән. Георгий Ибушев сәхнәдән сүз әйткәндә, хәтта күңеле тулып, Еленаны яратып, кочып алды. Авылдашы, өйрәнчеге булган Ленаның уңышларына сөенүен һәм бер туктамый иҗат итүен теләде ул. Карендәшебез Луиза Янсуар үз шигырен Елена Михайловнага багышлап укыды.
Якташлар исеменнән Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов чыгыш ясаганда «Гөргөри кияүләре»ндәге иң уңышлы Палый түти роле нәкъ менә Елена Михайловна башкаруында булды, дип искәрте.
«Күп санлы талантлы якташларыбыз арасында шундый гүзәл, чәчрәп чыккан йолдыз булган Елена белән горурланабыз. Талантлы кеше — Ходайдан халыкка бирелгән кеше. Бриллиант булуыгызны аңлап, үзегезне саклап, халыкка озак хезмәт итегез», — дип, район башлыгы Вадим Никитин исеменнән дә котлау сүзләре җиткерде Степан Петрович.
Язучылар берлегеннән шагыйрь Рифат Җамал белән Татарстанның халык язучысы Газинур Морат карендәшебезнең иҗатына зур бәя бирделәр.
«Көтмәгәндә йолдыз кебек атылып чыккан Лена Данилова утравын ачтык. Шагыйрә дип әйтәсе килми, чөнки, аның иҗаты астына исеме куелмаса, талантлы ир-заты иҗат иткәндер дип уйларга мөмкин. Холкында — ир-егетлек. Иҗатка чын профессионал шагыйрь буларак килеп керде», — дип сөйләде каләм ияләре.
Кичәдә Казан шәһәренең 18нче татар гимназиясе театр студиясе укытучысы, карендәшебез Аграфена Васильева үзенең шәкертләре белән Лена Данилованың берничә шигырен укыды. Җырчы Алина Давыдова, «Айбагыр» ансамбле матур җырларын бүләк итте.
Барлык туган-тумачасының җылы теләкләрен Ленаның иң олы дәдәсе, Татарстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Афанасий Данилов җиткерде.
«Бәрмәнчек» — язмышы
18 ел элек «Бәрмәнчек» ансамбле оештырылып, шуның 17 елында Елена Григорьева ансамбльнең оркестр артисты буларак хезмәт итә. Бүгенге көндә аның коллекциясендә нинди генә өрмә уен коралы юк: борынгы нугай-курай, пан-флейта, окарина, сорнай, авыз гармуны һәм эреле-ваклы классик курайлар — барысын да да борынгы көйләребезне халыкка кайтара.
«Ансамбльдә башыннан диярлек, хезмәт итүе зур профессиональлек кенә түгел, ә үз эшенә тугрылык та. Керәшен культурасы һәм ансамбль эшчәнлегенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Елена Михайовнага рәхмәт», — дип чыгыш ясады «Бәрмәнчек» ансамбле директоры Юлия Дувалова.
Ә инде шуннан сәхнәгә ансамбльнең данлыклы «Гөргөри кияүләре +» театраль тамашасы белән легендар Палый түти чыкты. Халык тын да алмый Елена Григорьеваның һәрбер кул селтәвен, сүзен, аягын җирдән өзми алып салмак йөрүен күзләде. Җырдагыча «...җалан бергә җөрсәк иде шушылай», — дип, Еленаны аягүрә алкышлады.
Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев