Питрауның пролог өлшендә 300дән артык артист катнашачак
Мамадышның Җөри авылында Питрау бәйрәме традицион рәвештә 17.00 сәггатьтә ат чабышы белән башланып китәчәк, ә 18.00 сәгатьтә Питрау җыенын ачу тантанасы була.
2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Моңа Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә аерым басым ясалачак.
Прологның авторы һәм куелышчысы Елена Алёшина. Аның сүзләрендә, хәзерге сюжет нигезендә — ир-ат һәм хатын-кыз тарихы, чөнки барсы да нәкъ менә гаиләдән башлана. Прологның төп идеясе — «Безнең өй — Россия», ә үзәк темасы булып аның территориясендә яшәүче халыклар бердәмлеге тора.
Тамашада Татарстанның танылган иҗат коллективлары катнаша: керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Сәйдәш» хореография ансамбле һәм башка коллективлар.
Исебезгә төшерәбе, 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев