«Питрау»да СВОда катнашучыларга һәм аларга ярдәм итүгә багышланган аерым күргәзмә-мәйданчык булачак
XXVII «Питрау» керәшен культурасы бәйрәме Ватанны саклаучылар елында уза. Шунлыктан, Тырлау аланындагы җыенның төп күргәзмә-мәйданнарыннан берсендә хәзерге вакытта Ватан иминлеге сагында торучыларга багышланган күргәзмә каршы ала.
Билгеле булганча, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы, Мамадыш муниципаль районы СВОда катнашучы карендәшләрне, аларның гаиләләрен, әти-әниләрен һәрчак игътибар үзәгендә тота, һәрьяклы ярдәм күрсәтә. СВОдагыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә, керәшен киң күңеллелеге һәм тырышлыгы белән, барлык керәшен авыллары халкы катнаша.
Җөридәге республикакүләм «Питрау»да СВОга багышланган күргәзмәдәге экспонатлар махсус хәрби операциядәге карендәшләребез, аларның батырлыгы белән таныштырыр.
Биредә, ул зонадагы сугышчыларга хәйрия ярдәме әзерләү барышын чагылдырган фотоларны да күрергә була. Маскировка челтәре үрү һәм батыр егетләргә башка кирәк нәрсәләрне әзерләү буенча мастер-класслар да оештырырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев