Питрауда карендәшләребезгә олы бүләкләр тапшырдылар
XXVIII республикакүләм Питрау бәйрәме тантанасында хезмәт алдынгыларына хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Чистай районының Чуваш Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоровка Рәхмәт белдерелде.
Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә Мамадыш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Татьяна Петухова лаек булды.
Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» агропромышленность компаниясенең «Нократ» бүлеге тракторчы-механизаторы Виктор Никитин «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры Людмила Адамовага, Мамадыш шәһәренең композиторлар Яруллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елизавета Корольгә, Зәй шәһәренең «Җиләк» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Агашкинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Мамадыш районының Кумырык авыл клубы мөдире Анастасия Мансуровага; Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле һәм «Околица» вокаль төркеме җырчысы Зинаида Кондеевага; керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Нәфисә Наумовага Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
Мамадыш районы мәдәният йорты костюмеры Зания Ибрагимова; Сарман районындагы Ләке мәдәният йортының техник хезмәткәре, «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле солисты Валентина Тазова Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын алды.
Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» ансамбле җыручысы Нина Малова Татарстан мәдәният министрлыгы Рәхмәтенә ия булды.
Балтач районындагы Субаш авылы мәдәният йортының «Туганай» керәшен халык фольклор җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Ильвир Васильев «Таткультресурсцентр» учреждениесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Юрий Емельяновка; Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният сарае карамагындагы «Ля-Ля-Фа» балалар вокаль студиясе җитәкчесе, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Виктор Япаевка Татарстан халыклар ассамблеясенең Рәхмәте белдерелде.
Азнакай районының Чуар Абдул мәдәният йортындагы «Аяз» керәшен фольклор ансмабле (җит. — Айназ Шакирова) Татарстан халыклар ассамблеясенең сертифкатын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев