Питрәчтән Анастасия Долгова шигырьләре
Анастасия Макаровна,1947елда Питрәч районының Иксуар авылында туып үскән. Аның тормышчан, көнүзәк темага язылган шигырьләре газета да даими басылып килә.
Әни булдым!
Әни булдым! Газиз балам туды,
Күкрәгемә алдым баламны.
Күк йөзебез якты, тыныч булсын,
Күкне капламасын "караңгы".
Әни булдым, нинди олы бәхет,
Исән-имин үссен газизем.
Намуслы һәм нык адымнар белән
Җиргә сала алсын үз эзен.
Изге Аллам! Канлы сугышларны,
Явыз бәндәләрне төзәт лә.
Әниләрнең яше түгелмәсен,
Бала хәсрәтләрен күрсәтмә.
"Ходай, балаларны саклый күр", дип,
Әнкәй әйтә иде, гадәттә.
Озын гомерле, икмәкле-тозлы булып,
Балам тусын изге сәгатьтә.
Әни булдым!
Кеше оныту белән бәхетледер
Олыгайдык, яшьлек артта калды,
Куырып алмый сөю ялкыны.
Кеше оныту белән бәхетледер,
Йөрәктә ич бозлар салкыны.
Тыныч кына гомер итеп ятам,
Гел башкача хәзер уйларым.
Кинәт юлымда син очрадың да,
Йөрәгемә кабат уралдың.
Чишмә тулып суы ташыса да,
Параллель инешнең ярлары.
Без икәүгә тиң яр түгел диеп,
Күптән чыгарылды "карар"ы.
Кеше гомере
Туган көнем һәм Яңа ел бүген,
Балаларым өйгә җыелды.
Ел артыннан еллар йөгереп үтте,
Тагын бер ел өстәп куелды.
Сөенеп тә куям, моңсулык та тоям,
Менеп барыш гомер үренә.
Балаларга рәхмәт, туганнарга рәхмәт,
Илгә рәхмәт... тыныч көнемә!
Тормыш юлы катлаулыгы белән
Өзеп ала кайчак бәгырьне.
Беркайчан да, күктән явар, диеп,
Көтеп ятмадык шул...әзерне.
Гомер уза торсын, еллар килә торсын,
Туксанын да узып китимче.
Тик йөрәккә әмер биреп булмый,
Унсигездә калган, нишлимче?
Чал чәчләрне каплап куеп була,
Буятырга була, һич юкта.
Эх...
Кеше күңелен берчак аңламассың,
Яшәлде дә кебек...һәм юк та!
Чакыр мине
Чакыр мине, язлар җиткәч чакыр,
Чәчкә сибелгәндә аланга.
Кыш чакырма, юлларны кар күмеп,
Адашырга мөмкин буранда.
Чакыр мине, ал таң уянганда,
Тузганаклар очкан болынга.
Безнең яшьлек сарылып калсын әле,
Тик икебез йөргән урынга.
Чакыр мине, ай калыккач чакыр,
Кичке тынлык серле янганда.
Кыш булса да чакыр, бозы да өшетмәс,
Синең кочагыңда булганда.
Геройлар сакта!
Майор, командир Додосов —
Россия Герое!
Туган җирнең горурлыгы —
Ул бит Питрәч малае.
Күкрәгендә алтын медаль —
Олуг бүләге.
Бу егетләр — ышанычлы,
Илнең терәге.
Менә шундый батыр егет —
Безнең төбәктә.
Батырлыгы — яшь буынга
Үрнәк, терәк тә.
Алексей һәм Татьянаның
Ул — газиз улы.
Карендәшнең медаль белән
Күкрәге тулы.
Россиягә дошман кермәс,
Егетләр сакта!
Ышанычлы командирлар,
Геройлар сафта.
Компьютер заманасы
Яшен кебек килеп керде
Компьютер заманасы.
Уйламагыз, яңарышка
Һич килми зарланасы.
Балакайларыбыз безнең
Тиз ияләштерде телен.
Укуны читкәрәк этеп,
Ихлас бирде күңелен.
Әллә актарып карыйсы,
Нинди хикмәт төбендә.
Ату шартлату, дөбердәү -
Һәрбер уен төрендә.
Спорттан да читләштеләр -
Сихерләнде балалар...
Компьютердан интегәләр
Инде ата-аналар.
Галимнәр дә баш ватадыр...
Кемгә ничек ярарга.
Шушы мәсьәләнең
Чишү юлын табарга.
Фото: Алга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев