Пётр Александрович — хезмәттәшләр, карендәшләр өчен үрнәк шәхес
Пётр Чернов — Теләче районының Олы Нырсы мәктәбе директоры. Татарстанның атказанган укытучысы, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Пётр Александровичның хезмәт юлы һәм җәмәгать эшчәнлеге турында күп язып булыр иде.
Армиядән соң, аның мәгариф өлкәсендәге озын юлы башлана: ул физкультура һәм хезмәт дәресләре укытучысы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый.
«Директор булуыма да инде 33 ел. Коллективның уңышы җитәкчедән тора. Ул хуҗалыкны да алып барырга, документларны да тәртиптә тотарга, беренче чиратта, уку-укыту процессын көйләргә тиеш. Эшемдә мәктәбебезнең укытучылар коллективы нык ярдәм итә», — дип үз эшчәнлеге турында сөйләде ул.
Мәктәптә укытучылар да, укучылар да Петр Александровичны беренче эш көненнән үк йөрәк җылысы белән кабул итәләр. Укытучыларга хас булганча, ул үз белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшли: төрле семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашып, лаеклы урыннар яулый, квалификациясен арттыра.
«Башка мәктәпләрдә эшләүче педагоглар белән аралашырга, яңалык эзләргә, күп белергә яратам. Дәресләремдә заманча алымнарны кулланырга тырышам. Укучыларымны патриотик рухта тәрбияләү — төп бурычларымның берсе», — ди мәгариф системасында 45 еллап хезмәт куючы карендәшебез. Аның фикеренчә, укытучыга һәрвакыт балаларны ярату, сабырлык, тырышлык, Ватанга мәхәббәт, җитдилек һәм кешелеклелек сыйфатлары хас булырга тиеш. Шушы сыйфатларны ул үзенең укучыларында да тәрбияли.
2022 елны Пётр Александровичка, күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде. Мәгариф өлкәсендә генә түгел, җәмәгать эшчәнлегендә дә ул бик актив. Ул җитәкчелек иткән район керәшен оешмасы эшләре елдан-ел җанлана. Олы Нырсы мәктәбендә — «Сүрәкә», Субаш авылында — «Нардуган», Иске Карабаянда «Беләзек» фольклор ансамбльләре эшли. Коллективлар фестиваль-конкурсларда катнашып, лаеклы урыннар яулыйлар. Питрауда, Сабантуй бәйрәмнәрендә Пётр Александрович тырышлыгы белән «Керәшен йорты» оештырыла. Керәшен уеннары оештырып, керәшен мәдәниятен тагын да югарырак күтәрә. Керәшен авылларында Тройсын, Олы көн, Качману бәйрәмнәре олылап үткәрелә. Тәмте авылы Казанскийга йөзләгән кешене җыя.
Пётр Александрович — хезмәттәшләре, керәшеннәр өчен, чын мәгънәсендә, үрнәк шәхес. Субашта күп еллар фельдшер булган хатыны Валентина Петровна белән өч ул үстерәләр. Бүгенге көндә уртанчы уллары — махсус хәрби операциядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев