Пчеловодан Руслан Сергеев СВОдагыларга 3Д принтерда төрле детальләр, блиндаж шәмнәр ясый
Кукмара районының Пчеловод авылы егете Руслан төп көчен 3Д детальләр ясауга биргән. Аның гаражында 2 принтер тәүлек буе берөзлексез эшләп тора.
Махсус хәрби операция башлангач, Кукмаралылар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итәргә алына. Руслан Зур Кукмара егетләренең солдатларга булышканнары турында ишеткәч, үзе дә тәвәккәлләргә була. Моның өчен алар, авылдашлары белән җыелып, бер 3Д принтер, аңа материаллар сатып алалар. Әкренләп бу эш киңрәк җәелә һәм блиндаж шәмнәре өчен материаллар булдырып, аны ясый башлыйлар.
— Башта, эш белмәгән килеш авыррак булды. Әкренләп өйрәндек. Авылдашлар да кушылды. Гаражда җыелып, парафинны чәйнекләргә тутырып җебеттек, аннары калай савытларга агыздык. Ә консерв савытларын үзебез генә җыеп бетерә алмадык, зуркукмаралылар бирде. Ун көн эчендә 1 мең блиндаж шәме ясап җибәрдек. Ясавының бер авырлыгы юк, әмма шактый зур чыгымнар сорый, парафин кыйммәт тора. Җәйгә таба аңа сорау ул кадәр зур түгел, шуңа күрә әлегә бу эшне туктатып тордык, — дип сөйли ул.
Хәрби бурыч үтәүчеләр әлеге шәмнәрне җылыну, яктылык өчен генә кулланмыйлар, шулар ярдәмендә ашарга да пешерәләр икән.
— Махсус хәрби операция башланганнан бирле икетуган энекәшем шунда ил тынычлыгы өчен көрәшә. Мичләр ясауны аның әтисе үз өстенә алды. Зур Кукмарадагы «Гараж» төркеме егетләре, карап ясау өчен, безгә үрнәккә мич бирде. Әзер мичләрне егетләргә җибәреп барабыз. Әле бу эшкә керешкәнгә күп вакыт узмады, шулай да 7 озаттык инде. Ул җыйнак, уңайлы, эшләү тәртибе дә бик гади. Эченә шул ук блиндаж шәмне урнаштырып, хәтта ашарга пешерергә мөмкин. Башта үзем дә ышанмаган идем, тикшереп карадык. Чыннан да, эшли. Әлеге җайланманы уйлап чыгарган кешегә рәхмәттән башка сүз юк, — дип әйтә Руслан.
Хәзерге вакытта ул төп көчне 3Д детальләр ясауга биргән. Аның гаражында ике принтер тәүлек буе берөзлексез эшләп тора.
— Әлеге принтерларны туктаусыз эшләтү өчен, җебе беткән саен кәтүген алмаштырып торырга кирәк. Ул да арзан түгел. Бер төргәк пластик җепнең бәясе 700 сумнан артык. Ул бер принтерга көн ярымга җитә. Ә ике принтерга 1500 сумлык материал тотыла. Егетләр белән җыешып торабыз, принтерны туктаткан юк. Нәкъ менә нинди деталь кирәклеген «Гараж» төркеме егетләре белән киңәшләшәбез, нәрсәгә заказ бар, шуны ясыйбыз, — диде Руслан Сергеев.
Бүгенге көндә «накольник»лар бастыралар. Әлеге деталь снарядка куела дип аңлата Руслан. Соңгы тапкыр аны биш меңгә якынны ясап җибәргәннәр. Ул солдатларга бик кирәк, шуңа күрә бөтенесен дә алып китеп, тиз арада урнаштырып та бетергәннәр.
— Бер партия накольник ясау өчен дүрт сәгать ярым вакыт кирәк. Берьюлы ике принтерда 50 деталь бастырыла, әмма комплектлагач, ул 25 кала. Ягъни ике данәдән бер комплект накольник чыга. Шулай итеп, меңнәрне җитештерәбез. Вакыт, акча, юл чыгымнары турында уйлаган юк. Чөнки безгә монда рәхәт, ә егетләргә анда бер дә күңелле түгел, шуңа күрә алар турында күбрәк уйлыйк, эшлик! — диде Руслан.
Әлеге шөгыльдән тыш, Русланның шәхси тормышы, рәсми эш урыны да бар. Тормышны алып барырга, гаиләне дә кайгыртырга кирәк. Ул бүгенге көндә «Восток» хуҗалыгында көтү яңарту технологы булып хезмәт куя, шулай ук малларга УЗИ ясый. Эштән кайтып, өенә кергәнче гаражына ашыга: принтерларны карый, ватылган икән — төзәтә, төргәктә пластик җебе беткән икән — алмаштыра. Йорт-кура тирәсендәге эшләре беткәч, тагын гаражына чыга. Кич белән сәгать 10-11ләрдә генә йокларга керә. Русланның тормыш иптәше, өйдәгеләре дә аның бу эшен аңлый, аңа теләктәшлек күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев